БДИда сайлау буенча фәннәр арасында җәмгыять белеме популярлыгын югалтмый

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2022 елда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң популяр фәннәрне билгеләде.

БДИда катнашу өчен 737 меңгә якын кеше теркәлгән, шул исәптән агымдагы елның 649 чыгарылыш сыйныф укучысы. Иң күп тапшырылучы имтихан булып рус теле кала – бу урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри фән, ә аның нәтиҗәләре югары уку йортына әзерлекнең теләсә кайсы юнәлешенә керү өчен кирәк.

Рус телен 701 мең катнашучы тапшырырга планлаштыра.

Аттестат алу өчен икенче мәҗбүри фән – математика. База дәрәҗәсендәге имтиханны 352 меңгә якын кеше, профильле имтиханны 337 мең кеше сайлаган.

«Җәмгыять белеме иң популяр предмет булып кала, аны быел 333 меңнән артык катнашучы тапшырырга планлаштыра. Биология популярлыгы буенча физикадан инде икенче ел рәттән алда бара, әлеге фәннәрне тапшыруга 143 мең һәм 124 мең кеше теркәлгән», – дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәте.

Информатика һәм ИКТ буенча БДИны 129 меңгә якын кеше тапшырырга планлаштыра, бу имтихан узган елдан компьютер форматында үткәрелә.

117 меңгә якын катнашучы тарих буенча БДИ тапшырырга теркәлгән, 95 мең кеше – химия, 62 меңе – әдәбият, 22 меңе – география тапшырырга ниятли.

Чит телләр арасында элеккечә инглиз теле популяр булып кала бирә, быел аны 109 меңнән артык катнашучы тапшырырга ниятли. Немец теленнән БДИга 1616 кеше, француз теленнән – 1094 кеше, кытай теленнән – 480 кеше, испан теленнән – 341 кеше теркәлгән.

2022 елда БДИ өч чорда үткәреләчәк: вакытыннан алда (21 марттан 15 апрельгә кадәр), төп (26 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (5-20 сентябрь).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International