«Вакыт дәва түгел» Бөтенроссия иншалар конкурсының мәктәп һәм муниципаль этаплары тәмамланды. Мәктәп этабы 2021 елның 15 декабреннән 2022 елның 30 гыйнварына кадәр узды. Гомуми белем бирү оешмаларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы 500 меңнән артык укучы конкурсның мәктәп этабында катнашты. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган.
Хәзер жюри иншалар конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләргә тиеш. Мәктәп һәм муниципаль этапларында эксперт бәяләвен узган эшләрдән тыш, төбәк этабына шулай ук алдагы уку елының «Вакыт дәва түгел» иншалар конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрнең һәм призёрларының эшләре дә кабул ителә.
Узган елгы конкурсның федераль этабы җиңүчеләре һәм призерлары, алдагы этапларны узып, конкурсның федераль этабына үз эшләрен тапшыра алалар. Катнашу өчен Россия Федерациясе субъектларында «Вакыт дәва түгел» проекты координаторларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәктәп укучылары арасында «Вакыт дәва түгел» Бөтенроссия иншалар конкурсы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне саклау һәм мәңгеләштерү максатларында үткәрелә.
Ул 5-11 нче сыйныф укучыларын, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 18 яшькә кадәрге студентларын берләштерә.
Оештыру комитетын Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов җитәкли.
Конкурсның федераль операторы-Мәскәү дәүләт педагогика университеты.