Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 33 еллыгы уңаеннан митинг бүген Җиңү паркында узды. 1989 елның 15 февралендә Әфган сугышы тәмамлана. Бу XX гасырның иң озакка сузылган, рәхимсез, фаҗигале сугышларының берсе була. "Меңнәрчә хәрби хезмәткәрләр, ант итеп, үзләренең хәрби бурычларын үтәп, батырлык һәм каһарманлык үрнәкләрен күрсәтеп, үз гомерләрен биргәннәр, алар хөрмәт һәм бүләкләр турында уйламаганнар. Һәм без алар турында онытырга хаклы түгел, - диде район башлыгы Илдус Зарипов. Әфган сугышы аша Лаеш районыннан 100 дән артык солдат һәм офицер үтте. Ачыкланган батырлыгы өчен 18 сугышчы-интернационалист хөкүмәт бүләкләре: 7 орден (шуларның 2 се - үлгәннән соң), 11 медаль белән бүләкләнде. Бу коточкыч сугышта якташларыбыз: Сергей Кузнецов, Тәлгать Вәлиев, Дамир Вафин, Илфар Билалов, Владимир Кургузкин, Николай Варламов һәлак булдылар. Әфганстаннан гаскәрләребезне чыгару көнен билгеләп үтеп, без һәлак булучыларны искә алабыз һәм өйгә кайтканнарга тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерәбез".