Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә федераль бюджеттан финанслана торган конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Документлар 2022 елның 17 февраленнән 18 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет, эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр (12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес). Тулырак мәгълүматны сез түбәндәге сылтама буенча ала аласыз: https://agro.tatarstan.ru/2022-5794589.htm Элемтә өчен телефон: (843) 221 76 88 (88 41)