Россиядән бу конкурста Орел өлкәсенең Спас – Лутовино утарының атаклы Турген имәне тәкъдим ителәчәк. Нәкъ менә шушы номинант «Россиянең ел агачы — 2021»милли конкурсында җиңүче булды. Турген имәне 47 претенденттан торган ачык тавыш бирү юлы белән сайланган.
"Турген имәне" - күренекле тарихи вакыйгаларның шаһиты һәм Иван Сергеевич Тургенев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Риваять буенча, агачны язучы үзе утырткан. Кызганычка каршы, агач ураган вакытында 2021 елның 30 ноябрендә һәлак булган, әмма халыкара конкурсын оештыручылар имәнне Россиядән номинантлар исемлегенә кертү турында Карар кабул иткән.
Тавыш бирү конкурсның рәсми сайтында бара https://www.treeoftheyear.org/