«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында республикада киләсе юл сезонына әзерлек дәвам итә. Барлыгы төбәк әһәмиятендәге 90 км дан артык автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Подрядчы оешмалар тарафыннан төзелеш материаллары белән тәэмин итүгә килешүләр төзү буенча эш алып барыла, шулай ук юл-төзелеш техникасына һәм асфальт-бетон заводларына планлы техник карау үткәрелә.
Юл-ремонт эшләрен башкару өчен агымдагы елда 150дән артык асфальт җәюче, 500 каток, 50 фрез һәм 45 асфальт-бетон заводы җәлеп ителәчәк. Әлеге чараларга республика бюджетыннан 4 328,9 млн сум бүлеп бирелгән