Татарстан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының лидер төбәкләре арасында

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Краснодар крае, Ростов өлкәсе, Башкортостан, Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе хезмәт җитештерүчәнлеге буенча төбәкләр рейтингын җитәкли. Аны беренче тапкыр «хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Икътисадый үсеш министрлыгы тәшкил итте. Проектны Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли.

49 төбәкнең исемлеге өч өлешкә бүленгән: лидерлар, урта төркем һәм артта калган субъектлар. Рейтингтан тыш милли проектка 2021 елда кергән төбәкләрне бәяләделәр.

12 лидер-төбәктә хезмәт җитештерүчәнлеге ил буенча уртача күрсәткечкә караганда күбрәк предприятиеләрдә арткан. Анда илкүләм проектка ярдәм итү программаларын активрак кулланалар. Бу төркемгә Краснодар крае, Ростов өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе, Удмуртия, Свердловск, Белгород, Волгоград, Кемерово, Новосибирск өлкәләре һәм Приморье крае керде.

Рейтинг лидеры ел саен үткәрелә торган «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумын үзендә кабул итү хокукын ала. Бу- сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның иң яхшы тәҗрибәләрен тарату өчен илдә төп мәйданчык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International