It-карарлар "ПРОФ-IT" милли конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Конкурс илебез IT-компанияләре арасында, дәүләт һәм муниципаль идарәдә кулланылырга мөмкин булган цифрлы икътисади эшчәнлек өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру максаты белән үткәрелә.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Анда катнашырга микропредприятиеләр, кече, урта, эре бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерциячел булмаган оешмалар чакырыла.

Конкурс ике этапта узачак. Икенчесендә проектларга бәя биреләчәк. Моннан тыш, эксперт советы әгъзаларының катнашучылар белән онлайн-презентацияләр, тере онлайн-диалоглар оештырылачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү «ПРОФ-IT» X Бөтенроссия форумында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International