Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчасына документлар бирү процедурасын гадиләштерәчәк

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Балалар бакчасына документлар бирү процедурасы ата-аналар өчен җиңелрәк булачак. Хәзер региональ мәгълүмат системаларында шәхси мәгълүматларны эшкәрткәндә бала туу турындагы таныклыкның реквизитларын түгел, ә баланың тууын дәүләт теркәвенә алу турындагы белешмәләрне эшкәртү башкарылачак. Тиешле закон проекты норматив хокукый актлар проектларының рәсми порталында урнаштырылган.

"Һәр ата-ана артык кыенлыклардан башка гына баланы уңайлы итеп балалар бакчасына яздыру мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Яңа документ шундый мөмкинлек бирә: ул әти-әниләреннән өстәмә документларны кәгазь рәвештә җыю ихтыяҗын ала, - дип шәрехләде мәгариф министры Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International