21 февраль - Халыкара туган тел көне. Һәр халыкта - үзенә хас мәдәният, үз тарихы һәм туган гореф-гадәтләре бар. Теләсә кайсы телнең юкка чыгуы тулы бер мәдәни мирасны югалтуны аңлата. Халыкның тел базасын сакларга ярдәм итү бик мөһим бурыч булып тора. Лаеш районында 3 төпле халык: татарлар, руслар һәм керәшеннәр яши, бу турыда Фәридә Мортазина сөйләде.
Халыкларның этнографиясе, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре белән сез Лаеш районының төп халыкларына: татарларга, рус һәм керәшеннәргә багышланган буклетларда таныша аласыз. Буклетлар Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты ярдәмендә нәшер ителде.