Бүген Татарстанның Лаеш районы Габишево авылында тантаналы шартларда Төньяк урамында 56 фатирлы соципотека йортында яшәүчеләргә ачкычлар тапшырылды.
Ул ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Яңа төзелешкә бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, ятим балалар, медицина хезмәткәре - грант алучы һәм күп балалы гаилә кергән. Аларны өй туе белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов котлады. Биш катлы йортта ике подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 2,2 мең кв. метр тәшкил итә.
Барлык фатирлар да чиста ремонт белән бирелә, ике контурлы казаннар белән җиһазландырылган индивидуаль җылыту, сантехника, газ плитәләре, хәбәр итүче датчиклар, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.