2021 ел йомгаклары буенча Лаеш муниципаль районы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш гомуми рейтингында 1 нче урынны алды.
2021 тулаем территориаль продукт күләме, бәяләүләр буенча, 40,7 млрд. сум тәшкил иткән. Хисап чорында Лаеш районының эре һәм урта предприятиеләре тарафыннан 56,7 млрд сумнан артык товар җитештерелгән, эшләр башкарылган һәм хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 120% тәшкил итә.
Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,23%ын тәшкил итә. Бүгенге көндә бер теркәлгән эшсезгә 9 вакансия туры килә. Район икътисадына төп өлешне 70 %ка якын сәнәгать предприятиеләре кертә.