Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Лаешта «Белогорье» дип аталган яңа яшьләр үзәген карады. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының «Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт» программасы буенча төп бинаны ремонтлау төгәлләнде.