Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзорның Татарстан буенча белгечләренә яңа автомобильләр тапшырды

2022 елның 25 феврале, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләрен тапшырды. Тантаналы чара «Казан Экспо» ВЦ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россельхознадзор агросәнәгать комплексы эшендә мөһим урында тора.

«Россельхознадзор бүген бик мөһим бурычларны хәл итә, шуның белән авыл хуҗалыгы тармагын ныгытуга зур өлеш кертә. Ышанам ки, яңа транспорт ведомство хезмәткәрләренең мобильлеген һәм эш нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк», - диде ТР Президенты. Россельхознадзор ветеринария, карантин һәм үсемлекләрне яклау, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итү, туфракның уңдырышлылыгын, ашлык сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт вазыйфаларын башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International