Агымдагы елда, Татарстан Республикасы бюджетыннан бизнеска ярдәм итүгә, ТР Икътисад министрлыгына караган структураларның булган капиталлашуын исәпкә алып, 4,53 млрд сум юнәлдереләчәк. 2022 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларның фикерен һәм реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган бизнеска ярдәм итү чараларын актив гамәлгә ашыруны дәвам итә. Агымдагы эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәменә 1,23 млрд сум каралган, ә Икътисад министрлыгы карамагындагы структураларны - Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фондын капиталлаштыруны исәпкә алып - ярдәмнең гомуми суммасы 4,5 млрд сум тәшкил итәчәк.