Татарстанда милли проект кысаларында авыл мәктәпләренә 137 млн сумлык җиһазлар кайтарачаклар

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзү өчен җиһазлар китерү турында тендер игълан итте. Җиһазлар китерүгә биология, физика, химия буенча цифрлы лабораторияләр, шулай ук робототехник җыелма керә. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан бүленә. Тендерның бәясе 137 млн сум тәшкил итә. Тендерга гаризаны 9 мартка кадәр бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International