Экологик конкурс

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелүнең 30 еллыгына багышланган республика экология рәсемнәре конкурсы башланды. 1-11 нче сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнаша ала. Конкурста катнашучылар түбәндәге темаларда төрледән-төрле сюжетларны яктыртырга тиеш: «Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экологик мохите», «Планетаның киләчәге». Конкурста катнашу өчен 31 мартка кадәр үзләренең иҗади рәсемнәрен Министрлыкның территориаль идарәләренә җибәрергә кирәк. Район этабын узган эшләр республика этабына чыгачак, ул 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр барачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк. Конкурс нигезләмәсе белән https://eco.tatarstan.ru/konkurs-risunkov-posvyashchenniy-30-letiyu.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International