Федераль һәм республика бюджетлары акчаларын социаль инфраструктура объектлары, юллар төзелешенә, уңайлы мохит булдыруга, су объектларын чистартуга тоту планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматы буенча, 2022 Татарстан Республикасында милли проектлар чараларын финанслау лимиты 29,4 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Бу акчаларның күпчелек өлешен федераль бюджеттан - 19,1 млрд сум бүлеп бирәчәк, тагын 10,3 млрд сум республика бюджетыннан өстәләчәк. Демографик вазгыятьне яхшыртуга Казан шәһәрендә балалар бакчасы һәм Тукай районының Шилнәбәкаш авылында мәктәп төзелеше юнәлтелгән.
Сәламәтлек саклау һәм спорт өлкәсендә 49 сәламәтлек саклау объекты яңартылачак һәм 3 спорт объекты ремонтланачак (Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында Апас һәм Баулы районы мәктәпләрендә 2 спорт залына капиталь ремонт ясалган).