ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.
Консультация өчен кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшмәкәр аны кызыксындырган мәгълүматны проблемалы мәсьәләләр буенча алырга, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдырырга мөмкин.
Агымдагы эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәменә 1,23 млрд сум каралган, ә Икътисад министрлыгы карамагындагы структураларны - Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фондын капиталлаштыруны исәпкә алып - ярдәмнең гомуми суммасы 4,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Финанслау ярдәмендә республикада финанс ярдәме программалары гамәлгә ашырылачак: ташламалы микрозаймнар һәм заемнар, поручительлекләр, субсидияләр бирү, комплекслы хезмәтләр күрсәтү, кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлтелгән субъектларына ярдәм итү.