Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда балаларны кабул итү тәртибен гадиләштерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. 2022 елның 1 мартыннан балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) балаларны бакчага алып килү өчен медицина бәяләмәсе бирмәскә хокуклы. Белем бирү оешмасына юллама һәм/яки кабул итү өчен, баланың ата-анасы (законлы вәкилләре) түбәндәге документларны күрсәтәләр:
- баланың атасының яисә анасының (законлы вәкиленең) шәхесен раслаучы документ йә чит ил гражданының яисә Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның шәхесен раслаучы документ;
- опека билгеләүне раслый торган документ (кирәк булганда);
- психолого-медик-педагогик комиссия документы (кирәк булганда);
- сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемгә (кирәк булганда) уку ихтыяҗын раслый торган документ.