Көрәш федерациясе дөньяда этноспорт өлкәсендә иң яхшы оешма дип танылды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Бүләкләү тантанасы 6 мартта Бакуда Бөтендөнья этноспорт форумы кысаларында узды. Анда төрле илләрдән, министрларны, хөкүмәт түрәләрен, академикларны, ассоциацияләр, федерацияләр һәм халыкара оешмалар вәкилләрен дә кертеп, 200гә якын югары дәрәҗәле кунак катнаша.

Халыкара этноспорт форумы 2018 елдан башлап ел саен Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе эгидасы астында уздырыла. Конфедерация халыкара дәрәҗәдә спортның милли һәм этник төрләрен актив үстерә һәм хуплый, аларны торгызу, киңәйтү һәм тану белән шөгыльләнә. Көрәш федерациясе этноспорт конфедерациясенең халыкара форумнарында 2018 оештырылганнан бирле катнаша.

Этноспорт буенча бөтендөнья конфедерациясе вәкиле Левент Акичи дәрәҗәле кунак буларак Татарстан Республикасында Көрәш буенча дөнья чемпионатында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International