"Лаеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе Сезгә эш бирүчеләр РФ законының 19.04.1991-1 номерлы карарының 2 һәм 3 статьяларында каралган белешмәләрне халыкның мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә тиеш, дип хәбәр итә.
Аерым алганда, бу оешманы бетерү, оешма хезмәткәрләренең санын яисә штатын кыскарту, тулы булмаган эш көне (смена) һәм (яисә) тулы булмаган эш атнасы режимын кертү, шулай ук җитештерүне туктатып тору турында белешмәләр (24 нче боерыкка 2 нче кушымта). Югарыда күрсәтелгән барлык мәгълүматларны Бердәм цифрлы платформада (ЕЦП) Россия Хезмәт министрлыгының 2022 елның 26 гыйнварындагы 24 нче боерыгы нигезендә урнаштырырга кирәк.