Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2022 номерлы карары нигезендә йорт биләмәсе чиге эчендә газ уздыру һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу буенча 80 000 сумнан артмаган факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия үз составында булган гаиләләргә бирелә:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары,
- I һәм II төркем инвалидлар - бала - инвалид,
шулай ук
- Күп балалы гаиләләргә,
- кереме бер кешегә 10 000,0 сумнан кимрәк булган гаиләләргә;
- айга 10 000,01 сумнан 19 000,0 сумга кадәр керемле гаиләләргә субсидия 60 000 сумга кадәр бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йорт биләмәсенә бер тапкыр бирелә.