Татарстанда азык-төлеккә бәяләр үсешен тоткарлау өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2022 елның 11 марты, җомга

Татарстанда азык-төлеккә бәяләр үсешен тоткарлау өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу хакта ТР хөкүмәте карарында әйтелә.

Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сатылачак ярминкәләр атна саен 19 марттан 23 апрельгә кадәр махсус билгеләнгән урыннарда үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм муниципалитетлар башлыкларына ярминкәләр уздыру урыннарына продукция ташуны тәэмин итүне, ә башкарма комитетларга уздыруның урынын билгеләүне һәм сәүдә өчен шартлар тәэмин итүне йөкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International