ТР Антимонополия хезмәте товарларга бәяләрне үстерү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде

2022 елның 11 марты, җомга

Татарстанлылар беренче кирәк булган товарларга бәяләрне күтәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен ТР УФАС бәяләре үзгәрүгә кайнар линия ачты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Республика УФАСында билгеләп үткәнчә, алынган мәгълүматлар киләчәктә бәяләрнең спекулятив үсешен ачыклау һәм чикләү өчен кулланылачак. "Хәбәрләрне кабул итү Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе белгече Эмиль Альберт улы Гыйбадуллинга беркетелгән.

Белешмәләр җыю өчен телефон: 8 (843) 238-30-59, - дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Искәртеп узабыз, элек ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстанда бәяләр арту буенча вазгыять тулы контрольдә булуы турында сөйләде. Җитештерү мәйданчыкларын модернизацияләү нәтиҗәсендә беренче кирәк булган товарлар ассортименты киңәячәк кенә, ә аларның бәясе Татарстан хакимиятләренең ныклы контролендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International