15 мартта Мәскәүдә 2022 елгы ИХОның Яшьләр башкаласы сыйфатында Казан инаугурациясе узачак

2022 елның 11 марты, җомга

2022 елның 15 мартында Россия Тышкы эшләр министрлыгы Кабул итү йортында 2022 елгы Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы сыйфатында Казан инаугурациясе тантанасы узачак.

Инаугурация тантанасында Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ислам хезмәттәшлегенең яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, ИХО илләренең халыкара оешмаларның, гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләренең җитәкче составы, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме вәкилләре, ачык дипломатия, яшьләр сәясәте һәм ислам хезмәттәшлеге өлкәсендә җәмәгатьчелек җитәкчеләре һәм лидерлары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International