Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә.

2022 елның 15 марты, сишәмбе

2022 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында күчәргә 6 тоннадан артык йөкләнеш белән транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертү планлаштырыла. Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм аларны саклап калуга һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатын саклауга юнәлтелгән.

Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә торган участоклар исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://mindortrans.tatarstan.ru/ogranichenie-dvizheniya.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International