Татарстан Республикасында 2022 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнде һәм расланды, урман янгыннары формированиеләре төзелде, республиканың урман фондын җир өсте патрульләү маршрутлары расланды.
“Шулай ук урман янгыннары станцияләре тикшерелде, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мәгълүмати хатлар таратылды, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фондына якын җир кишәрлекләре хуҗалары белән бик күп очрашулар үткәрелде, - дип сөйләде Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. - Хәзерге вакытта ЛПС хезмәткәрләре “Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы” программасы буенча укулар уза. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы».
"Моннан тыш, якын арада урман авиапатрульлеге буенча хезмәтләр күрсәтүгә контракт төзеләчәк