Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды социаль эшкуарларның, товарларын (эшләрен, хезмәтләрен) таныту өчен, Россия Федерациясе территориясендә социаль тематикалы күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чараларында катнашуын оештыра.
Ярдәм күргәзмә-ярминкә һәм (яки) конгресс чараларында социаль эшкуарлык субъектының шәхси катнашуын финанслауны, чараны рәсми оештыручы тарафыннан экспонент-компаниядән алына торган күргәзмә мәйданын арендалауга, теркәү взносларын һәм маркетинг җыемнарын түләүне, шулай ук күргәзмә җиһазларын арендалау һәм/яки стендны төзү өчен 300 мең сумнан да артмаган күләмдә түләүне күздә тота.
Әлеге төр ярдәмне Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән, «социаль предприятие» статусына ия һәм белешмәләре гариза биргән көнгә шундый предприятиеләр Исемлегенә кертелгән социаль эшкуарлар алырга мөмкин. «Социаль предприятие» статусын бирү турында өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгендә (ЦИСС) түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 (Эшкуар йорты), телефоны: (843) 222-90-60 (доб. 124, 102) яки электрон почта адресы буенча: adg1981@mail.ru
Хезмәт алу өчен гаризаны һәм кирәкле документлар пакетын эшкуарлар онлайн, МСП.РФ Цифрлы платформасы аша җибәрә алалар. Игътибар итегез: шәхси эшкуар яки ҖЧҖ электрон рәвештә гаризаны бары тик электрон цифрлы имзасы (ЭЦП) булганда гына бирә ала. Аны, Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, бушлай алырга була.
Барлык сораулар буенча түбәндәгеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: