Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе – 2022 кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә ярдәм итү программасын эшләтә башлый

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

9 мартта районнарда күчмә семинарлар уздырыла башлады, аларда «РИВЦ» АҖ командасы тәкъдим ителгән программалар турында сөйлиләр, аларның   барлык үзенчәлекләрен аңлаталар.

Агробизнесны автоматлаштыруны финанслашу программасына түбәндәгеләр керә:

Терлекчелек, үсемлекчелек тармакларын программалар белән тәэмин итү, исәп алып бару, белешмәләрне бер системадан икенчесенә тапшыруны автоматлаштыру, җайланмалар, консалтинг хезмәтләре.

Автоматлаштыру программасында катнашу өчен квалификация күтәрү буенча укулар - «АПКны цифрлы трансформацияләү» курсы узарга  кирәк. Бу - 7 көнлек курс, аның спикерлары – җитештерүне  цифрлы трансформацияләү буенча әйдәүче белгечләр. 

 Укулар ИННОПОЛИС университетында һәм IT-паркта уза. 50% финанслашу каралган.  Агробизнеска ярдәм итү программасы турында тулырак мәгълүматны +7 927 491 9461 телефоны  яисә edu.agropoliya.ru электрон почта аша алырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International