«Созвездие-Йолдызлык» - Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале. Елдан-ел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте үз офыкларын киңәйтә, мәдәни күк йөзендә яңа йолдызлар кабыза. Фестиваль яшь талантларны ачуга юнәлтелгән.
Район мәдәният йорты бер сәхнәдә иң талантлы җырчыларны, конферансье, биючеләрне җыйды. Кемне дә булса аерып чыгару кыен иде - чыгышларның номерлары бик якты, эмоциональ һәм талантлы иде. Һәр катнашучы үз чыгышына җаваплы һәм креатив рәвештә килде.
Гала-концерт азагында катнашучыларны бүләкләү булды. Барлык яшь йолдызларга да уңышлар һәм яңа җиңүләргә ирешү телибез!