Илдус Зарипов Никольское авылында мәдәният йортына капиталь ремонт барышын карады

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Никольское авылында мәдәният йортына капиталь ремонт барышы белән танышты. Эшчеләр фасадны ремонтлап бетерделәр инде, бина эчендә эшләр калды, аларны апрель ахырына тәмамлыйлар.

Быел Никольское авылында «Каравон» рус халык мәдәнияте фестиваленең 30 еллыгын бәйрәм итәләр. Күп еллар дәвамында бәйрәм халык мәдәниятенең тарихи традицияләре нигезендә рухи кыйммәтләрне һәм милли үзаңны торгызу өчен уникаль мәйданчык булып тора. Фестивальнең һәр катнашучысы рус фольклорының аутентик дөньясына чума, рус кухнясын татып карый, мастер-классларда катнаша ала, һәм "Каравон" рус фольклор ансамбле вәкилләре белән танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International