14 марттан 25 мартка кадәр Лаеш районы территориясендә "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Чара җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Әгәр дә сез наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше турында мәгълүматка ия булсагыз, шулай ук наркотикларны законсыз саклау һәм тарату белән шөгыльләнүче затлар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегенә "ышаныч телефоннары" буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8(843)2-912-932, 8(843)78-2-55-41.