Татарстан Республикасында Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб халыкны беренче зарурлык товарлары белән тәэмин итү мониторингын дәвам итә; халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калу; система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү; кече һәм урта эшкуарлыкны яңа шартларга җайлаштыру.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш барышында хәбәр иткәнчә, агымдагы атнада озак вакытлы саклау продуктларына халыкның ихтыяҗы артуы теркәлгән. Шул ук вакытта сатуларның күләме узган атна белән чагыштырганда кимегән, әмма куллану күләмнәреннән һаман да югарырак кала.