Россия Федерациясендә “Утны туктат!” янгынга каршы федераль мәгълүмати кампания старт алды. Ул табигый янгыннарның барлыкка килү куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.
Язгы чорда урман янгыннарының төп сәбәбе - җирле халык уты белән саксыз эш итү, шул исәптән кырларда, йорт яны территорияләрендә һәм дача участокларында рөхсәтсез яндыру. Шуңа күрә мондый яндыруларны тыярга, шулай ук мондый гамәлләрнең ярамавы турында гражданнарга хәбәр итәргә кирәк. "Янгыннарның күпчелеге - кешеләр эше.
Бигрәк тә яз көне, - дип билгеләп үтте Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников. - 2021 елда якынча 10 мең урман янгыны кеше гаебе белән булды, шул исәптән ут белән саксыз эш итү, үләнне яндыру, чиктәш җирләрдән утка күчү аркасында.