Баланы теркәлү урыны буенча беренче сыйныфка инде 1 апрельдән 30 июньгә кадәр яздырырга мөмкин. Мәктәпне микрорайонга беркетү турындагы дәлилле акт мәктәпнең һәм ИКМОның рәсми сайтында басыла.
Бу чорда укырга кергәндә ташламалардан, шулай ук беренче сыйныф укучыларын абыйлы-энеле һәм (яисә) апа-сеңелләре укый торган мәктәпкә өстенлекле рәвештә кабул итү хокукыннан файдаланырга мөмкин.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (https:/ uslugi.tatarstan.ru/) аша язылырга мөмкин Ә 6 июльдән теләгән мәктәпкә баланы теркәү урыны буенча (буш урыннар булганда) язылу башлана.