Илдус Зарипов гражданнарны чираттагы шәхси кабул итте. Авыл хуҗалыгын үстерү, объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы һәр сишәмбе саен кабул итә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 12 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Первомайск урамы, 39 йорт, 17 бүлмә адресы буенча яисә 8(84378)2-57-27 телефоны номеры буенча үтәлә.