Татарстан Республикасы Дәүләт Советында татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда республика ведомстволары җитәкчеләре Татарстан халыкларының туган телләрен үстерү буенча башкарылган эшләр һәм планнар турында сөйләделәр.

Комиссия утырышын ачып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, комиссия татар телен куллану өлкәсен киңәйтү һәм туган телдә коммуникатив аралашуны популярлаштыру белән актив шөгыльләнүен дәвам итә, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International