Урман хуҗалыгы федераль агентлыгында “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде. Чарада Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан - ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмә барышында 2022 елда “Экология” милли проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру, максатчан индикаторларга ирешү, урман торгызу эшләре алып бару, төп урман токымнары орлыкларын әзерләү, стандарт утырту материалын үстерү, Россиягә карата кертелгән санкцияләр шартларында урман культуралары һәм урман янгыннары техникасын сатып алу мәсьәләләре каралды. «Быел проект буенча сатып алырга планлаштырган техника исемлеген анализларга кирәк, - диде ул.