Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында урман торгызу эшләрен уздыруга әзерләнәләр

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда “Экология” милли проекты “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында урман торгызу эшләрен уздыруга әзерләнәләр.

«Хәзерге вакытта урман хуҗалыгы техникасын һәм урман торгызу һәм урман үрчетү чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган машина-трактор паркының башка чараларын ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү бара. Шулай ук тиешле урман культуралары инвентаре сатып алына, - дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Урман культуралары сезоны агымдагы елның апрель уртасында ачылыр дип көтелә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International