Татарстанда кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 906 млн сумга якын акча җибәреләчәк

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда быел кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 905,8 млн сум акча җибәреләчәк. Узган ел федераль катнашындагы дәүләт ярдәме 856,2 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Грант ярдәм федераль финанслашу белән бара. Грант акчаларының 60 %ы федераль бюджеттан, 40 %ы республика бюджетыннан бүленә. Грант акчаларын фермерларга 1 майга җиткерәчәкбез. Татарстанда барысы 4 меңнән артык фермер бар», - дип сөйләде спикер. Хәбипов сүзләренә караганда, быел крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерүгә 250 млн сум салынган. Барлыгы 556 млн сумга 33 гариза кергән.

"Башка программалар буенча беркадәр экономия булуын исәпкә алып, бу атнада бу программага акчаларны яңадан бүлү турында карар кабул ителәчәк, чөнки ул күбрәк таләп ителә", - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International