Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр өчен 448 млн сум акча бирелде

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга чыгымнарның бер өлешен субсидияләү буенча 448 млн сум акча җибәрү планлаштырыла. Узган ел бу максатларга 403,5 млн сум бүлеп бирелгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә хәбәр итте. «Сыерларны тотуга субсидияләр, гадәттә, августта, урып-җыюдан соң бирелде, әмма узган ел һәм быел акчалар апрель-майда халыкка җиткерелә.

Ә узган елдан субсидияләргә "Минем субсидияләр" цифрлы платформасында гариза бирергә мөмкин ", - дип сөйләде спикер. Хәбипов сүзләренә караганда, быел сыерлар һәм кәҗәләр асрауга 350 млн сум каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International