Татарстанның 120 дән артык балалар лагеренда быел 1 майдан 1 сентябрьгә кадәр сменага туристик кешбэк программасы буенча бала өчен юллама сатып алырга мөмкин булачак.
Туристлык кешбэкы программасы быел 30 марттан соң сатып алыначак барлык юлламаларга эшен дәвам итәчәк. Татарстанның барлык лагерьлары да әлеге программада катнашачак, шулай ук республикадан читтә булганнары да.
Исегезгә төшерәбез, кешбэк программасы буенча балалар лагерена юллама бәясенең 50%ына кадәр кире кайтарырга мөмкин, әмма 20 мең сумнан артык түгел.