22 мартта Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе мөдире Равия Шрша, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Римма Гыйльмиева катнашында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
2022 елның I кварталында мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен мониторинглау турындагы доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады. Докладта темалар: мәнфәгатьләр конфликты, вазыйфаи вәкаләтләрне чиктән тыш куллану, түләүле белем бирү хезмәтләренә мәҗбүр итү, һөнәри белем бирү оешмаларында фиктив укыту фактлары, учреждениеләрнең террорчылыкка каршы куркынычсызлыгы турында сүз барды.
Дәүләт заказларын тәэмин итү бүлеге башлыгы Елена Парфенова министрлык ихтыяҗлары өчен 2021 елда уздырылган сатып алулар анализы белән чыгыш ясады.