Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре актив дәвам итә

2022 елның 25 марты, җомга

Лаеш йомыркасын һәм яшелчәләрне Казанда (ял көннәрендә) һәм Лаешның үзендә (чәршәмбе көннәрендә) традицион ярминкәләрдә сатып алырга мөмкин. Сәүдә мәйданчыкларында «Яратель» ПВК ҖЧҖ йомыркалары, яшелчәләр, бәрәңге, “Нармонка” агрофирмасы бәрәңгеләре, Лаеш балык заводы балыгы, Лаеш азык-төлек комбинаты эшләнмәләре бар.

Шулай ук эшкуарлар һәм фермер хуҗалыклары вәкилләре җитештерә торган ашлык, бал, ит сатып алырга мөмкин. Сәүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International