Татарстан Республикасында бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада озак саклана торган товарларны ваклап сату күләме буенча вәзгыятьне мониторинглау, шулай ук даруханә челтәрләрендә бәяләр һәм булуга көндәлек оператив мониторинг ясау дәвам итә. Сәүдә предприятиеләре беренче зарурлык товарлары белән тәэмин ителгән, диде ул, маркетплейслар эше штат режимында дәвам итә, заказлар элеккеге срокларда үтәлә. Продукция ассортименты җитәрлек. Төбәктә хезмәт базарында агымдагы вәзгыять шулай ук тотрыклы.