Россия Федерациясе үсешенең милли максатларына ирешү эше ил җитәкчелеге куйган бурычлар нигезендә дәвам итәчәк. 2022 елда Татарстан Республикасында 12 илкүләм проект составына керүче 48 региональ проект гамәлгә ашырыла, аларны гамәлгә ашыруга 29,4 млрд сум тоту планлаштырыла.
Әлеге акчалар социаль әһәмияткә ия объектлар төзелешенә һәм ремонтлауга һәм юл эшләренә, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен һәм “Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проекты буенча поликлиникаларны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруга 2022 елда 4,2 миллиард сум акча җибәрү планлаштырыла. «Мәдәният» милли проекты кысаларында зур эшләр: авыл мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау, Түбән Камада яшь тамашачы театрын һәм Арча шәһәрендә сәнгать мәктәбен реконструкцияләү, капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.