Эксперт: Татарстан өчен елга туризмы үсешнең зур драйверы булырга мөмкин

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Татарстанда эчке туризмны үстерү өчен идеаль вариант елга круизлары булыр иде. "Татар-информ" белән AVT компаниясенең генераль директоры Азамат Сабиров шундый фикер белән уртаклашты. "Елга туризмы Татарстанда туризм драйверы була алыр иде, безнең өч зур елга бар. Бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрде. Әмма аларга ягулык салу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Башка илләрнең тәҗрибәсен карасаң - Америкада, Германиядә, күлләрдә яхт-клублар оештырылган, анда ярты сәгать саен мондый станцияләр бар. Бездә бит Татарстанда әлегә ике урында гына эшләп була. Әгәр бу мәсьәләне хәл итсәк, бу республика эчендә ял итү өчен менә дигән мөмкинлек булыр дип уйлыйм. Эчке туризм өчен хәзер турыдан-туры рахат-лукум", - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International