ТР Экология министрлыгы башлыгы: «Су төбенә киткән судноларны күтәрү буенча Татарстан проектын федераль дәрәҗәдә хупладылар»

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Су төбенә киткән судноларны күтәрү буенча ТР Экология министрлыгы инициативасын федераль дәрәҗәдә хупладылар. Бу хакта 29 мартта брифинг барышында ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, мондый эшләр кирәклеген дәлилләү өчен, министрлык су асты тикшеренүен үткәрү оештырган, аның барышында сулыкларга баткан судноларның "тискәре йогынтысын" гына исбатламаган, судноның тибын, судноны күтәрү өчен кирәкле эшләр исемлеген дә билгеләгән. "Хәзерге вакытта "Иделне сәламәтләндерү" проекты буенча судноларны күтәрү эшләре планлаштырылган", - дип шәрехләде Шадриков.

Министрлык биргән мәгълүматларга караганда, Кама бассейны территориясеннән - 11 судно, Идел бассейныннан 64 судно күтәрелергә тиеш. Шадриков искә төшергәнчә, пилот форматында проект «Иделне сәламәтләндерү» кысаларында инициацияләнгән. Быел проектны федераль дәрәҗәдә хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International