Икътисад министрлыгы бизнеска кредит каникуллары бирә

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына буйсынучы региональ Эшкуарлыкка ярдәм фонды (Фонд) республика чараларының кризиска каршы пакеты кысаларында бизнеска микрозаймнарның гамәлдәге шартнамәләре буенча кредит каникуллары бирәчәк.

Чара агымдагы санкцион басым шартларында бизнеска финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Гамәлдәге микрозаймнар шартнамәләре буенча кредит каникуллары заемщикның 6 айга кадәр (ташламалы чор) үз йөкләмәләрен үтәвен туктатырга мөмкинлек бирә. Чара мөрәҗәгать итү характерында, аны алу өчен Фондка 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Заемщик шулай ук йөкләмәләрне үтәүне туктатып тору урынына күрсәтелгән срокта шундый ук чорга айлык түләүләрнең кимүеннән - 6 айга кадәр файдаланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International